erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: «Хезмәт хакларын күтәрмәячәкләр»

Ел саен экстрасенс Алсу Газыймҗанова «Шәһри Казан» укучылары өчен киләсе елга фаразлар ясый. Быел да традициягә тугры калып, 2024 Аждаһа елында безне нәрсә көтүе хакында сөйләштек, дип яза «Шәһри Казан» хәбәрчесе Лилия Локманова

Авырулар
Ел саен диярлек авырулар, вируслар хакында сораганда, Алсу алар үзгәрәчәк, мутацияләнәчәк, дип фаразлады. Короновирус хакында сөйләшүләр бетәчәк, ул гадәти грипп кебек халык арасында калачак, дигән фаразларын да җиткергән иде. 

- Авырулар хакында үзгәрешләр, мутацияләр булачак, дигән идем. Ул коронавирус кебек булмаячак, әлбәттә. Әмма, гадәти грипп кебек, массакүләм авырулар булачак. Без моны инде хәзер үк күзәтәбез. Тик күп үлемнәргә сәбәп булган авырулар булмаячак. Бер елны биргән интервьюда мин кешеләрнең прививкалардан баш тартуы онытылган авыруларның кабат арабызга кайтуына сәбәп булачак, дигән идем инде. Бума ютәл, кызамык кебек авырулар бетәргә тиеш кебек иде. Без инде җиңдек дип уйлаган авырулар баш калкытырга мөмкин, - ди Алсу. 

Гаилә
Куян йорт хайваны, гаилә кору өчен яхшы ел, диде узып баручы ел хакында әңгәмәдешебез. 2024 ел кәбисә елы һәм ул елны гаилә корырга, гадәттә, киңәш ителми. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Киләсе ел ниндидер эшләрне дәвам итү өчен яхшы. Мисалга, әгәр дә егет белән кыз очраша икән, гаилә кору өчен аларга уңай ел булачак. Әмма глобаль, яңа эшләргә, зур проектларга тотынырга кирәкми, - дип киңәш итте Алсу ханым. 

Акча
Һәр кешене дә Яңа ел алдыннан булган акчаны югалтмамынмы, акча үзгәрмәсме, дигән сорау борчый. 
- Елдан-ел тормыш авырлаша һәм фаразлар ясап, кешеләрне шатландыру да кыенлаша бара. Әле авырулар, әле ниндидер хәрби конфликтлар, тагын нәрсәләрдер килеп чыгып тора... Болардан, әлбәттә инде, кешеләрнең акчалары артмый һәм әлеге вакыйгалар гади кеше тормышында чагылыш таба. Бу шулай дәвам итәчәк тә. Хезмәт хакларын күтәрмәячәкләр. Ниндидер үзгәреш булып, бар да яхшы булачак дия алмыйм... 

Дәвамын әлеге сылтама буенча укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев