Фәрхәт Зыятовны искә алып...
Күз алдыма килә әтиемнең, Шигырь укыганы Тукайга
20 июльдә ветеран укытучы, якташыбыз Г.Тукай биографиясен, иҗатын өйрәнгән, сәхнәләрдә оста итеп шигырьләр сөйләгән әтиебез Фәрхәт Зыятовның мәрхүм булуына 5 ел була. Шигыремне әтинең якты истәлегенә багышлыйм.
Мин үлгәчтен шулай эшләгез дип,
Хат язган да киткән калага.
Укыганда аның васыятен,
Күзләремнән һаман яшь ага.
Каберемә улым төшсен дигән,
Ләхетемә куйсын кадерләп.
Юллар ябык, аңлыйм, кайталмаса,
Җирләр, туган-тумача ипләп.
Киттең пар ат җигеп, тик бер үзе,
Моңсуланып кайтты кучерың.
Әйткән соңгы сүзең җанны телде,
Хәлем шәптән түгел, хуш, улым!
Урау юллар аша чабып кайттым,
Кәфәненә сардым әтине.
Әни ялгыз, ә мин нәүмиз калдым.
Ник ашыктың соң, син, әйт инде?
Күп нәрсәләр язган дәфтәренә,
Сизгән димәк тиздән китәсен.
Нигә бигрәк иртә ятим иттең,
Арчабызның шигъри сәхнәсен?
Авыл урамнары моңсыз калды,
Ямансулый кичке тулган ай.
Таң җилләре синсез исмәс булды,
Тугайларда сайрамый тургай.
Тик, кавышты сөйгән Туфанына,
Бәйлиләрдер йөрәк ярасын.
Сибгат ага, Такташ, Җәлил белән,
Йөриләрдер Казан каласын.
Мәзәкләрен уйлап елмаям мин,
Туры килә кайчак еларга.
Күз алдыма килә әтиемнең,
Шигырь укыганы Тукайга.
Фәнис Зыялы.
Өчиле-Арча-Төркия.
Май, 2024 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев