erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фирдүс Тямаев: "Радик гафу үтенсә, мин аны кичерәчәкмен"

Фирдүс Тямаев тагын бер тапкыр Радик Юльякшинга - Элвин Грейга үзеннән гафу үтенергә киңәш иткән. Шуннан соң гына ул, янәсе, судка биргән гаризасын кире алачак. Бу хакта җырчы "СНЕГ" корреспондентына биргән аңлатмасында белдергән ("Шәһри Казан").

 

- Ул ачыктан-ачык минем хакта әллә нәрсәләр сөйләп ташлады. Ачыктан-ачык гафу да үтенсен хәзер. Шуннан соң юристларым шикаятемне кире алачаклар. Кайнар баштан бер-беребезгә әллә ниләр әйткән чаклар була. Аннан соң инде аңа киләсең дә, гафу сорыйсың. Кул кысышасың, гафу үтенәсең һәм алга таба да дус булып яшисең, - дигән Фирдүс.

- Мин - Татарстаннан, ә ул Башкортстаннан килде. Без бит аңа чит чиркәүгә кермә дип әйтмәдек. Әлбәттә, аның өчен шатландык. Үзем дә Радикны гел мактап тордым, беркайчан да мәсхәрәләмәдем. Эстрадабыз зур безнең, анда Салават абый да, Элвин Грей да, Фирдүс, Әнвәр, Ришат та кирәк.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Билгеле булганча, Фирдүс Радикны дөрес булмаган хәбәрләр таратуда гаепләргә җыена. Янәсе Юльякшин үзенең социаль челтәрләрендә татар җырчысы хакында ялган сүзләр тараткан. Мәсәлән, башкорт җырчысы аны Башкортстандагы район мәдәният йорты директорына акча тәкъдим иткән дип язган. Җинаяте расланган очракта, Элвин Грейга штраф яный, шулай ук мәҗбүри эшләргә тартылырга яки ике елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Чыганак: СНЕГ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/firds-tyamaev-radik-gafu-tens-min-any-kicherchkmen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре