erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яллары бозылмасын

Балалар җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында вакыт. Күңелле ялларны янгын һәм бәхетсезлек очраклары бозмасын өчен иминлек кагыйдәләре үтәлешенә, аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.

Җаваплы кешеләргә балаларның имин ял итүен тәэмин итү йөкләнә, димәк, лагерьда көн тәртибен дөрес формалаштыру, балаларны игътибарсыз һәм контрольсез калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга, ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменада берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәтү эшләре үткәрергә. Ашыгыч хәл килеп чыккан очракта балалар һәм җаваплы кешеләр үзләрен тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Кәрәзле телефоннарны заряд белән тәэмин итү махсус билгеләнгән урыннарда гына үткәрелергә тиеш. Эвакуация һәм бинадан чыгу юллары ачык торырга тиеш. Өлкәннәргә ял итүче балаларга үрнәк булырга кирәк. Барлык башка җаваплы кешеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм янгын сүндергеч белән файдалана белергә тиеш. Кайчагында янгыннар балалар гаебе белән түгел, ә олылар гаебе белән дә килеп чыга. Шуна күрә, һәр билгеле урында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү хезмәте, шулай  ук башка гадәттән тыш хезмәтләрне чакыру номерлары язылган  булырга тиеш.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада чыгарырга һәм куркынычсыз урынга урнаштырырга. Лагерь персоналына янгын сүндерүчеләр килгәнче, сүндерү эшләре башларга кирәк. Янгын сүндерүчеләрне лагерь җитәкчесе каршы алып, кешеләрне чыгару эшләре барышын җиткерергә һәм килеп туган хәлне тиз арада аңлатырга тиеш.

Янгын вакытында ярдәмгә чакыру өчен телефон номерлары: 01, 101, 112, Арча районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры: 3-35-91.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

И. Гыймадиев,

 Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев