erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел төнендә нинди һава торышы булачагын фаразладылар
Яңалыклар

Яңа ел төнендә нинди һава торышы булачагын фаразладылар

Татарстанда Яңа ел төнендә +1 градус җылы һәм яңгыр көтелә. Гидрометеоүзәк һава температурасының -4…+1 градус тирәсендә тирбәлүен фаразлый.

 

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә республикада кар, шул исәптән юеш кар, урыны белән яңгыр. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләп үткәнчә, бәйрәм төнендә ил территориясенең 80 проценты өлешендә һава температурасы нормага якын яки аннан югарырак булачак.

Исегезгә төшерәбез: узган елда Татарстанда Курантлар сукканда һава температурасы -6…-11 градус чамасы иде. Көндез 1 гыйнварда -2…-7 градус булды.

https://vatantat.ru/2022/12/100942/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев