30 ноябрьдә Яңа Кенәр мәктәбендә икеләтә Татарстан Республикасы чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә региональ ачык шахмат турниры уза.
Ярышка 2012 елгылардан да өлкән булмаган, 3 мәктәп укучысыннан (2 ир-егет, 1 кыз) торган командалар (тренерлары белән бергә) чакырыла.
Гаризаларны 29 ноябрьгә кадәр samtaxir@mail.ru электрон адресына юлларга яки 89050399188, 89877184620 телефон номерларына шалтыратып бирергә мөмкин.
Нет комментариев