erid:2VtzquqpS7d
Янгында алты эшче һәлак булган
Яңалыклар

Янгында алты эшче һәлак булган

Республика прокуратурасы янгын урыныннан фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырды


Татарстанның Алабуга районында, Малореченский Бистәсендә, терлекчелек комплексы эшчеләре вакытлыча яшәр өчен билгеләнгән йортта көчле янгын чыккан. Республика прокуратурасы янгын урыныннан фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырды.

Фотода күренгәнчә, янгын нәтиҗәсендә барак тулысынча янып беткән.  

Янгын чыккан вакытта эчтә 39 кеше булган. 33 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә алган, әмма аларның берсе җәрәхәтләр алган.
 
Янгын сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр алты һәлак булган ир-ат гәүдәсен тапкан.
 
Янгынны сүндерү өчен 14 белгеч һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның сәбәбе-электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=46100


Нет комментариев