erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгыннар куркычы сезоны башыннан Татарстан урманнарында 30 авиапатруль күзәтүе үткәрелгән

Татарстанда янгыннар куркынычы янаган сезон башыннан урманнарда 30 авиапатруль күзәтүе үткәрелгән (аларның озынлыгы 187 сәгатькә җиткән). Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы хәбәр итә.

«Авиация ярдәмендә мониторинг үткәрү – янгын чыганакларын ачыклауның иң нәтиҗәле ысулы, – ди ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Барлыгы дүрт маршрут расланды, аларның озынлыгы 2290 километрны тәшкил итте».

Министрлык вәкиле сүзләренчә, «гомумән алганда, быел авиапатрульгә 334 очу сәгате каралган, бу үткән ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Авиамониторинг 1,2 миллион гектарны, ягъни республиканың бөтен урман фондын диярлек колачлый».

Урманнарда авиапатруль хезмәте «Экология» илкүләм проекты буенча «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында эшли.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Әлеге проект ике максатчан күрсәткечкә ирешүне билгели – «Урманнарны торгызу һәм үстерү мәйданнарының агачлар киселгән һәм һәлак булган мәйданнарга тәңгәллеге (%)» һәм «Урман янгыннарыннан килгән зыян (млн.сум)».

Шушы көннәрдә Татарстанда аномаль эссе һава торышы урнашты, көндез температура 30 градустан югарырак булды, җәй башыннан бирле яңгырлар яумады диярлек.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 3 июльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов туфрактагы корылык аркасында республиканың барлык районнарында да гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карарны имзалады. Ул аерым карар чыкканчы гамәлдә булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

#илкүләм проект

спорт8 июль 2023 06:36

Түбән Камада «10 000 адым» акциясе узды

 

Түбән Камада «10000 адым» акциясе узды. Бу хакта Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә,

Маршрут «Кояшлы алан» паркыннан алып, Кызыл Чишмә бистәсе мәктәбенә кадәр сузылды. Инструкторлар җәяү йөрү алдыннан разминка үткәрделәр. Теләгән кеше кан басымын үлчәтте, Җәмәгать сәламәтлеге үзәге белгечләре белән сөйләште.

«Хәрәкәт - ул тормыш! Шуңа күрә сезнең һәрберегез бүген 10 000 адым ясар, дип ышанам. Сезгә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телим, финишта очрашырбыз!» – диде медицина профилактикасы буенча табиб Александра Скрипко.

Маршрут дәвамында катнашучыларны СИБУР компаниясе белән берлектә Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан эшләнгән мәгълүмат стендлары озата барды. Һәр стендта QR-код бар, аны сканерлап, теләгән һәркем «Сәламәтлеккә адымнар» төркеменә керә ала. Оештыручылар анда табиблар катнашында үткәрелә торган акцияләр турында мәгълүмат урнаштырачак, аңа теләгән һәркем кушыла алачак, диелә хәбәрдә.

http:// https://tatar-inform.tatar/news/yangynnar-kurkycy-sezony-basynnan-tatarstan-urmannarynda-30-aviapatrul-kuzatue-utkarelgan-5873377

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев