Язгы каникул хәвеф-хәтәрсез үтсен
Шул исемдәге профилактик чара старт ала. Ул 23 мартта башланып 1 апрельгә кадәр дәвам итә.
2024 елның ике аенда гына да республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларда ике бала һәлак булып, 60 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. Җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә 29 бала зыян күрде. Каникуллар вакытында балаларга сак, әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк. Машина салонында балаларны махсус креслосыз йөртүчеләр, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев