erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илкүләм проект кысаларында хатын-кыз эшмәкәрләрне экспорт нигезләренә өйрәтәчәкләр

Татарстанда эшмәкәр хатын-кызлар өчен ике көнлек укыту оештырылачак. Анда катнашучылар Россия һәм халыкара базарларда эшләү үзенчәлекләре буенча белемнәрен күтәрә алачак. Бушлай укыту Казандагы «Минем бизнес» үзәгендә узачак.

Программада катнашучыларны 12 тематик блок, аерым мисалларны анализлау һәм квалификацияне күтәрү турындагы таныклык көтә.

Укыту программасы түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:
Эшмәкәрнең тормыш циклы;
Салым салу нигезләре;
Бухгалтерлык исәп-хисабын оештыру һәм алып бару;
Финанс яктан планлаштыру һәм анализ нигезләре;
Банклар белән эшләү;
Экспортка кадәр этапта эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү чаралары;
Экспортка әзерлек;
Экспортка эшләгәндә салым салу үзенчәлекләре;
Экспортка эшләгәндә бухгалтерның өстәмә бурычлары;
Экспортка эшләгәндә финанс яктан планлаштыру;
Экспортчылар һәм импортчылар өчен финанслау чыганаклары һәм экспортчыларга финанс ярдәме күрсәтү;
Экспортчы белергә тиешле мәгълүматлар.

Программада шәхси эшмәкәрләр, җитәкчеләр, милекчеләр һәм компаниядә карарлар кабул итә торган затлар катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Катнашу өчен https://forms.gle/yP6zAsty3xyyheBY8 сылтамасы буенча урнашкан анкетаны тутырырга кирәк.

Эшмәкәрләр теркәлү һәм катнашуга кагылышлы сораулар белән Экспортка ярдәм итү үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)222-90-60 (өстәмә 272, 278, 279, 313, 316). Шулай ук «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны эшли: +7(843)524-90-90.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Укытуны «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе» өстәмә профессиональ белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Экспортка ярдәм итү үзәге үткәрә.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ilkulam-proekt-kysalarynda-xatyn-kyz-esmakarlarne-eksport-nigezlarena-oiratacaklar-5878914

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев