erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имтиханнар вакыты үзгәрәме?

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын быел төп чорда 16099 укучы тапшырачак. 15897 кеше БДИ сайлаган, ә дәүләт чыгарылыш имтиханын 202 бала бирәчәк. (Шәһри Казан, Рәсимә Галиева)

БДИның төп чоры расписаниесе расланган. Имтиханнар вакыты үзгәрми. 

26 май – география, әдәбият, химия;
29 май – рус теле;
1 июнь – математика (база, профиль);
5 июнь – тарих, физика;
8 июнь – җәмгыять белеме;
13 июнь – чит тел язма өлеш, биология;
16 һәм 17 июнь – чит тел (телдән тапшыру өлеше);
19 һәм 20 июньдә информатика һәм мәгълүмати коммуникацион технологияләр (ИКТ).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

22 июньнән 1 июльгә кадәр резерв срокларда имтиханнарга узган елгы чыгарылыш укучылары тапшыра ала. Шулай ук ике мәҗбүри фәннең берсе буенча канәгатьләнерлек нәтиҗә алмаган яки документаль рәвештә расланган җитди сәбәпләр аркасында имтиханны калдырган быелгы чыгарылыш укучылары да кертелә.
Ел саен БДИ тапшыруның төп чорының соңгы көне «бердәм резерв көне» булып тора. 1 июльдә теләсә кайсы фән буенча имтихан тапшырырга мөмкин.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X