erid:2VtzquqpS7d
Казанда 13 кеше ялган аракы эчеп агуланган
Яңалыклар

Казанда 13 кеше ялган аракы эчеп агуланган

Татарстан башкаласында 13 кеше метанолдан агуланган. Күбесе – Башкортстаннан килгән яшьләр. Хокук сакчылары ялган хәмер сатучыны эзли ("Ватаным Татарстан").

 

Казанда метанолдан агуланучылар 13 кешегә җитте. Табибларга ярдәм сорап, Башкортстаннан килгән 18 яшьлек туташ мөрәҗәгать иткән. Моңа кадәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан 12 кешенең агуланганын, өчесенең авыр хәлдә булуын хәбәр иткәннәр иде. Зыян күргән 18-22 яшьлек егет һәм кызларның икесе генә Казаннан. Калганнары исә Башкортстаннан килгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, алар 15 сентябрь көнне башкала читендәге Салмачы бистәсендәге бер йортта туган көн бәйрәм иткән. Хокук сакчылары хәмер сатучыны эзли. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, яшьләр 5 литрлы пластик шешәгә тутырылган исерткеч сатып алган. Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган


Арча хәбәрләре

Нет комментариев