Казанда бушлай кием-салым тарату пункты ачыла
«Кеше приюты» хәйрия проекты Казанда мохтаҗлар өчен яңа бушлай кием-салым бирү пункты ача.
Теләгән һәр кеше кулланылышта булган кием-салымны бушлай ала алачак. Пункт 21 гыйнвар көнне Халтурин урамы, 10 адресы буенча ачылачак, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Проект авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Әйберләр җыю 2018 елдан башлап Бурхан Шаһиди урамы, 26 йорт, 1 корпус адресы буенча оештырыла. Элек әйберләр пенсионерлар, инвалидлар, хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм янгыннардан зыян күргән кешеләргә бирелде. Хәзер исә киемнәрне бернинди документларсыз теләгән һәр кеше ала ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев