erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда илкүләм проект буенча «Фермер утравы»ның алтынчы кибете ачылды

Бүген Казанда Һади Такташ урамында алтынчы «Фермер утравы» кибете ачылды. Монда Татарстанның фермер хуҗалыклары товарлары, шул исәптән сөт, ит, колбаса һәм кондитер продукциясе тәкъдим ителгән.

«Мондый кибетләр ачу безнең өчен әһәмиятле, чөнки бу безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен гарантияле сату һәм кулланучылар өчен сыйфат гарантиясе. 18 районнан 30дан артык фермер үз продукциясен сата алачак. Бу "утрау" фермерлар җитештергән продукциягә халыкта ышаныч материгы булыр дип ышанабыз. Монда аграрийларның хезмәте тәмамлана һәм гаиләләребезнең сәламәтлеге башлана» ,-диде «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлеге башлыгы Руслан Хафизов.

Аның сүзләренә караганда, «Фермер утравы» яңа кибете Кабан аръягы мәчете каршында ачылган, шуңа күрә анда да хәләл продукция сатыла.

Хафизов билгеләп үткәнчә, мондый кибетләр челтәрен киңәйтү һәм Казан халкына фермер продуктларын китерүне оештыру планлаштырыла.

Чыганак: https://dzen.ru/a/aRcIF7oxJ2kJplVo?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев