erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда Казансу елгасы участогында кече судноларга вакытлыча тыю кертелә

Бу триатлон буенча Россия чемпионатын уздыру белән бәйле

11 июньнән 14 июньгә кадәр Казансу акваториясендә кече суднолар хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Триатлон буенча Россия чемпионатын уздыру белән бәйле, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Тыю Кремль дамбасыннан алып Өченче транспорт дамбасына кадәр («Компрессор күпере») участокта гамәлдә булачак. Чикләүләр графигы:

- 11 июньдә – 14:00 дән 16:00 гә кадәр; 

- 12 июньдә – 06:00 дән 15:00 гә кадәр; 

- 13 июньдә – 06:00 дән 15:00 гә кадәр; 

- 14 июньдә – 06:00 дән 17:00 гә кадәр.

 


Нет комментариев