Казанның Идел буе районында «ГАЗель» машинасы кешеләр булган трамвай тукталышына барып кергән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.
Авария Җиңү Проспекты белән Мәүлетов урамнары киселешендә, «Универсиада Авылы» трамвай тукталышында була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Тагын ике кеше зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 5, 5а, 7 нче трамвай маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.
Чыганак һәм фото: Татар-информ
Нет комментариев