erid:2VtzquqpS7d
Казанда вак таш төягән «КАМАЗ» баганага бәрелгән һәм ауган Һәлакәттә машина йөртүче зыян күрмәгән.
Яңалыклар

Казанда вак таш төягән «КАМАЗ» баганага бәрелгән һәм ауган Һәлакәттә машина йөртүче зыян күрмәгән.

Казанда вак таш төягән «КАМАЗ» багана белән коймага бәрелгәннән соң бер ягына ауган.

 

«Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария бүген кичке сәгать дүртенчедә Клара Цеткин урамында 30нчы йорт каршында булган. Якынча мәгълүматлар буенча йөк машинасы йөртүчесе идарә итә алмаган, автомобиль багана белән коймага бәрелгәннән соң бер ягына ауган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында «КАМАЗ» арбасындагы вак таш тротуарга һәм юлга түгелгән.

«Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Хәзер юлга түгелгән вак ташны җыеп алалар», — дип ачыклык кертте ЮХИДИ. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/07-04-2021/kazanda-vak-tash-t-yag-n-kamaz-baganaga-b-relg-n-m-augan-5818065


Арча хәбәрләре

Нет комментариев