Казанга Яңа ел туры: өч көнгә — 30 мең сумнан башлана
Яңа елны Казанда каршылау Мәскәү халкы өчен 55-60 мең сумга төшәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га АТОРНЫҢ эчке туризм буенча вице-президенты Сергей Ромашкин хәбәр итте.
Эксперт туристлар ТР башкаласына юл тоткан 30 декабрьдән алып, сәяхәтчеләр кире Мәскәүгә киткән 2 гыйнварга кадәр өч көнлек турның бәясен исәпләгән.
"Казанда өч көн экскурсия программасы белән бергә якынча 30 мең сум торачак. Әгәр туристлар, мәсәлән, Мәскәүдән Татарстан башкаласына поездда купеда барып җитә икән, тагын 15 мең сумны алар ике якка баруга тотачак. Әгәр мәскәүлеләр Казанга самолетта очсалар, билетлар өчен 20 мең сумга якын акча бирәчәкләр. Шулай ук Яңа ел программасына, банкетларга, рестораннарга тагын 8-10 мең сум салырга кирәк", - дип саный агентлык әңгәмәдәше.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда кунакханәләрнең йөкләнеше 100% ка җитәчәк. Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, бүген Татарстан башкаласында 12 мең номер исәпләнә, анда 16-18 мең кеше урнаша алачак. Моннан тыш, тәүлеккә бирелә торган фатирлар да бар. Шәһәрдә алар якынча 13,5 мең
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев