erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанлыларны полиция белән бер көн үткәрергә чакыралар

Чара 12 июньдә 16:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узачак

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын «Россия полициясе белән бер көнгә» чакыра.

Килүчеләрнең барысын да полиция кинологларының күрсәтмә чыгышлары, эксперт-криминалистик хезмәтнең мөмкинлекләрен күрсәтү, шулай ук полиция кораллануында булган махсус техника һәм чараларны күрсәтү көтә.

Моннан тыш, кадрлар хезмәте белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгариф учреждениеләренә һәм эчке эшләр органнарына керү тәртибе һәм шартлары турында сөйләячәкләр. Бәйрәмдә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәге оркестры чыгыш ясаячак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев