erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә дәүләткә юл башы

Һәр гаилә – кечкенә бер дәүләт, ди халык мәкале. Шул дәүләткә юл ЗАГСтан башлана.

Шушы дүрт хәрефле бина эчендә эшләүчеләр яшьләрнең законлы никахлашу көнен тормыштагы иң гүзәл вакыйгаларның берсенә әверелдереп, туй көнен генә түгел озак еллар тигез яшәгән үрнәк парларның юбилей даталарын да гомергә истә калырлык кабатланмас бәйрәм итү өчен көчләрен куя.

Әңгәмәдәшебез – әнә шул бәйрәмнәрне оештыруда бар тырышлыгын эшкә җигүче, Арча муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова.

– Фәридә Рәүфовна, ЗАГС сүзен ишетү белән күз алдына кәләш белән кияү, туй тантанасы килә. Ләкин сезнең эшегез, халык әйтмешли, “тавык чүпләп бетергесез”. Хезмәтегез  нидән гыйбарәт сезнең?

– Чыннан да, күпләр ЗАГСны никахны теркәү урыны итеп кенә белә. Тик безнең эшчәнлекнең төп юнәлеше – гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча федераль вәкаләтләрне үтәү. Ул вәкаләтләрнең 7 төре бар: туу, үлем, никах, никахны өзү, уллыкка алу, аталыкны билгеләү, исем үзгәртү һ.б. юридик әһәмиятле гамәлләр башкару: гражданлык хәле актларына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү, кабат документлар бирү, язма мөрәҗәгатьләр һәм сорау-лар белән эшләү. Тормыш бер урында гына тормый һәм андагы вакыйгалар документларга төрле үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә. Мәсәлән, уллыкка (кызлыкка) алу, аталыкны билгеләү, яки кешегә исеме яки фамилиясе ошамый һәм ул аларны үзгәртергә карар кыла. Бу очракта ЗАГС бүлеге аларны үзгәртүне теркәп баручы орган булып тора. Мин эшебезне гади мәкаль белән генә: тегүче дә, уракчы да, курайда уйнаучы да (и швец, и жнец и на дуде игрок) дип әйтер идем, чөнки бер үк вакытта күп бурычлар һәм функцияләр башкарабыз. Төп эштән тыш, үсеп килүче буын арасында хокукый белемнәрне пропагандалау максатында мәктәпләргә йөрибез, гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән күп чаралар үткәрәбез: ирле-хатынлы тормыш юбилярларын, күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү, район Мәдәният йорты, муниципаль берәмлекләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Без 3 хезмәткәр бөтен районга хезмәт күрсәтәбез. Хезмәтебез җиңел түгел, ләкин кызыклы һәм күпкырлы. 

 – Документлар электрон формага күчеп бетте дип беләбез. Ул  эшегезне җиңеләйттеме?

– Гражданлык хәле актларын һәм язмаларын электрон рәвешкә күчереп,  ЗАГСның бердәм дәүләт реестрын булдыру чын мәгънәсендә зур казаныш булды. ЗАГС органнарында экстерриториаль принцибы кертелде. Бу беренче чиратта гражданнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтүне җиңеләйтте. Элек күп очракта ЗАГСка вакыйга булган урын буенча, мәсәлән баланың туган яки яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк иде, теләсә кайсы ЗАГСта бары тик никах кына теркәү мөмкин иде. Хәзер барысы да үзгәрде һәм җиңеләйде, гражданнар кирәкле документларны алу өчен теләсә кайсы ЗАГС органына мөрәҗәгать итә ала.  Моннан тыш, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар арасында ведомоствоара электрон хезмәттәшлек барлыкка килде. Мәсәлән, электрон рәвештә төзелгән медицина таныклыклары буенча тууны дәүләт теркәвенә алу мөмкин булды. Ул бала туу суперсервисы дип атала һәм шул сервис ярдәмендә ЗАГС органына килеп йөрмичә бала тууны теркәү башланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сездә атна саен диярлек матур чаралар узып тора. Үрнәк, озак еллар тигез яшәгән гаилә юбилярларына хөрмәт күрсәтүне дә башкарасыз. Районда һәр гаиләнең юбилеен белеп бетерү ансат түгелдер? 

– Тантаналар залында никах теркәү белән беррәттән башка чаралар да күп уза. Без ул бәйрәмнәрне үзебез оештырабыз, сценариен да үзебез язып, үзебез үк алып та барабыз. Араларында гаилә юбилярларын котлау аерым, күңелгә үтеп керерлек бәйрәм. Безнең өчен андый тантаналар үткәрү үтә җаваплы һәм дулкынландыргыч. Шуны әйтеп китәргә кирәк, бу чаралар бары тик юбилярлар, аларның балалары, туганнары теләге һәм ризалыгы белән генә уздырыла.  Юбиляр парлар озак уйлана, оялабыз, диләр. Чөнки алар өчен бу гадәти түгел. Ә бәйрәмгә әзерлек чоры үзенчә рәхәт вакыт: күп әйбер искә төшерелә, туй фотолары карала, юбилярлар, туганнары белән әңгәмәләр үткәрелә. Бу бәйрәмнәр яшь буын – оныклары өчен бик мөһим. Алар әби-бабайларына башка күзлектән, горурланып карый башлый. Өлкәннәр үрнәгендә, мәхәббәт белән генә тормыш бармавына, үзара яхшы мөнәсәбәтләр булганда гына барлык киртәләрне һәм авырлыкларны җиңеп булганына инана яшьләр.

Гаилә юбилее – тормыштагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Форсаттан файдаланып әйтеп үтик әле, гаилә юбилярларын хөрмәтләү бушлай үткәрелә. Аны үткәрүне сорап теләсә кем мөрәҗәгать итә ала, бары тик парның ризалыгы гына кирәк. Тантаналар ЗАГС бүлегенең кече залында һәм мәдәният йортының никахны теркәү залында уза, хөрмәтләү өйләренә барып та оештырылырга мөмкин. Юбилярларны хөрмәтләү тантанасын үткәрү өчен алдан ук түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 27 йорт, ЗАГС бүлеге яки 8(843-66)3-15-43, 3-25-52 телефоннары аша да аралашырга мөмкин.

– ЗАГС органнарында эшләү өчен кайда укырга кирәк һәм хезмәткәр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Элек теләсә кайсы уку йортын тәмамлау, югары белемле булу җитә иде, хәзер өстенлек юридик белемгә бирелә. ЗАГС хезмәткәренең һөнәре беренче карашка гади булып күренсә дә, бу алай түгел, безгә тормышның төрле хәлләренә эләккән кешеләр килә. Тактлылык, кешене аңлау, ниндидер мизгелләрне аңлату да, хәлгә карап эш итә белү дә бик мөһим. Әлбәттә, ЗАГС хезмәткәре беренче чиратта барлык әхлакый сыйфатларга ия булырга, кеше белән җиңел генә мөгамәлә корырга, хәлдән тиз арада чыга белергә тиеш. Чөнки бер үк сәгатьләрдә анда туу, үлем һәм никахны рәсмиләштерергә мөмкиннәр. Һәм барысы да төрле хисләр кичерүче кешеләр, аларның язмышы белән бәйле. Әлбәттә, зур сабырлык сорый торган эш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев