erid:2VtzquqpS7d
Көллият студенты дусты биргән дарудан вафат булган
Яңалыклар

Көллият студенты дусты биргән дарудан вафат булган

Мәскәүдә көллият студенты кайчандыр табиб рецепты буенча сатып алынган йөрәк даруын дәрескә алып килеп, дусларына эчертеп караган.

Дару эчкән бер дусты, йөрәге тотып, шундук вафат булган. Тагын бер егет хастаханәгә озатылган. Бу хакта “РИА Новости” хокук саклау органнары мәгълүматларына таянып яза.
Әлеге куркыныч хәлләр шушы көннәрдә генә Павлов исемендәге 8 нче политехника көллиятендә булган. “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев