erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус пандемиясе май аена тәмамланырга мөмкин

Covid-19 пандемиясе май аена тәмамланырга мөмкин. Әмма моның өчен ковидтан саклану таләпләре үтәлергә һәм вакцинация тиешенчә үткәрелергә тиеш.

РФ атказанган табибы, табиб-эпидемиолог Геннадий Онищенконың әлеге сүзләрен ТАСС язып чыкты.

«Майга кадәр вакыт күп, — дип билгеләп үтте Онищенко. — Әгәр дә без сезнең белән хәзер ничек кирәк, шулай эшләсәк, ул вакытта пандемия туктатылырга, һәрхәлдә, идарә итә алырлык хәлгә килергә тиеш».

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табиб-эпидемиолог хәбәр иткәнчә, бүгенне көндә эшләми торган көннәр кертү өчен нигез юк, чөнки вакциналар бар һәм прививкалар ясау кампаниясенә игътибар бирергә кирәк.

Моңа кадәр, Грециянең Аристотель университеты профессоры Демосфен Сарияннис омикрон-штамм белән зарарлану дулкыны 20 февральгә кимиячәк, дип белдергән иде. Ул бу мутациянең Covid-19ның соңгысы булырга мөмкин булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X