erid:2VtzquqpS7d
Коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлде
Яңалыклар

Коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлде

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда тагын дүрт кеше — 1934, 1948 һәм 1960 елда туган хатын-кызлар һәм 1939 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында республикада 527 кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Республикада авыручылар саны арту сәбәпле, стационарларда өстәмә урыннар әзерли башладылар.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/21-06-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-d-rt-lem-ochragy-terk-lde-5827596


Арча хәбәрләре

Нет комментариев