erid:2VtzquqpS7d
Ләйсән Таишева кайчан бәби алып кайтачагын әйтте
Яңалыклар

Ләйсән Таишева кайчан бәби алып кайтачагын әйтте

Танылган алып баручы икенче тапкыр әни булырга җыена.

Танылган алып баручы Ләйсән Таишева икенче тапкыр әни булырга җыена. Социаль челтәрдә язылучылары аңардан "Ләйсән, ПДР кайчан?", дип кызыксынган. Сабый ноябрь башында туачак икән.
Бу йөклелек чорында Ләйсән артык килограммнар җыймавына да сөенә. Беренче улын алып кайтканда ул 25 килога арткан булган. 
Ләйсәнгә исән - сау ахыргача йөреп бетерергә һәм сәламәт сабый алып кайтырга язсын! 

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/lysn-taisheva-kaychan-bbi-alyp-kaytachagyn-ytte


Нет комментариев