erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Маньяк ир-ат ике ел буена подвал казыган һәм үсмер кызны урлап, шунда бикләгән

12 яшьлек баланы берничә көн эзләгәч, табалар )"Интертат", Казан).


Алтай краендагы Бийск районында яшәүче Олег Лавкинны полиция эзли. Ул 12 яшьлек кыз баланы урлаган һәм берничә көн тоткын итеп тоткан. Олег бала батып үлде дип уйласыннар өчен тырышкан. Ләкин аннары кызны полиция һәм йөзләрчә волонтер эзләгәнен белгәч, җинаятьченең нервлары чыдамаган. Ир-ат баланы җибәргән. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Күршеләре сүзләренчә, Лавкинның участогы гел металлолом, иске покрышкалар, корыган агачлар белән тулы була. Бу тәртипсезлектә хуҗаның чынлыкта нишләп ятуы да аңлашылмый. Ә чүп-чар исә җинаятькә әзерлекне яшерү өчен бер пәрдә була.

Полиция ачыклаганча, Лавкин ике ел буена подвал казый, аны төзекләндерә. Соңгы ике тәүлектә биредә 12 яшьлек кыз бала тоткын була. Лавкин баланы урлаган һәм күпме тотарга җыенганы билгесез.

Бәхеткә, бала өенә исән-сау кайта. Җинаятьче үсмер кыз югалу зур резонанс тудыруын аңлап алгач, баланы җибәрә, үзе качып китә. Хокук саклаучылар Лавкин корбанын күптән эзләрлекләп йөргән дип фаразлый.

Маньяк кызны су буеннан урлый. Велосипедта йөрүче бала елга буенда Лавкинга тоткынлыкка эләгә. Соңрак аның велосипедын биредә табалар. шуңа күрә башта бала батып үлгән дип фаразлыйлар.

https://intertat.ru/news/society/04-08-2021/sh-ri-kazan-yazmysh-gazetasy-r-kesheg-seren-s-yli-torgan-m-ydanchyk-kir-k-bulgan-5832104

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре