Мин бу темага бәйле имеш-мимешләргә аңлатма бирмим, дигән Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте башлыгы.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте башлыгы Марк Адамс фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның допинг-тестына бәйле вазгыять турындагы сорауга җавап бирде. Бу хакта «Чемпионат» порталы хәбәр итә.
«Мин бу темага бәйле имеш-мимешләргә аңлатма бирмим. Кичә билгеле бер юридик хәл килеп туды, әмма моны шәрехләү урынсыз. Допинг табылуга бәйле потенциаль очрак — спекуляция ул. Мин бу эшне кем алып баруын әйтмим. Бу — юридик момент, эш бара. Бүләкләү тантанасы турындагы мәгълүматка килгәндә, анысы да имеш-мимешләр», — диде Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте башлыгы.
Шунысын да искәртик: Камилә Вәлиеваның допинг-тесты турындагы имеш-мимешләргә фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе элегрәк аңлатма биргән иде. 15 яшьлек спортчы исә Пекинда күнегүләр үткәрү өчен бозга чыкты.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев