erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф учреждениеләре нинди “скелетлар” яшерә?

Коррупция очраклары буенча мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре лидерлар рәтеннән төшми. Дәүләт акчасын үзләштерү, законсыз юл белән баю өчен кешеләр нәрсә генә уйлап тапмый да, ул планнарын нинди юллар белән генә тормышка ашырмый! (Шәһри Казан, Лилия Локманова)

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов шундый очракларның кайберләре белән генә таныштырды.

Нурлат районының “Елочка” балалар бакчасында “үле җаннар” өчен премияләр һәм хезмәт хаклары  түләнелгән. Соңыннан бу акчаларны җитәкчелек җыеп ала торган булган. Бу хәл 1-2 тапкыр гына да кабатланмаган, ә 2019-2021 елларда дәвам иткән. Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган.

“Бу фактлар мәгариф системасын бер дә бизәми. Әмма без бу хакта сөйләргә, мондый очракларны яктыртырга тиеш. Әлеге мисаллар башкаларга да дәрес булсын иде”, - ди Рәмис әфәнде.

Лаеш районы Усад җирлегендә урнашкан “Айтишка” балалар бакчасы буенча да шикаятьләрне еш ишетергә була.

“Мәгариф учреждениесе эчендә дә күп бәхәсләр булды. Шуңа бәйле рәвештә, без тикшерүләр үткәрдек һәм коррупцион очракларны да ачыкладык. Аның берсе шәхси кызыксынуларга бәйле. Әлеге бакчада мөдирнең әнисе дә, киленнәре дә, әтисе дә, тормыш иптәше дә эшләгән. Мәгариф һәм фән министрлыгы вазыйфаларга туганнарны билгеләүне тыймый. Әмма ул кешеләр вазыйфаларын үз максатларында файдаланырга тиеш түгел. Бу очракта мөдирнең әтисе учреждение тирәсен җыештыручы булып эшләгән, әмма чынлыкта эш башкарылмаган”, - диде Рәмис Мөҗипов.

Моңа өстәп, балалар бакчасы күрсәткән түләүле хезмәтләр өчен акча да учреждение счетына түгел, ә кайбер затлар кесәсенә кергән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган,  шикләнелүче затлар, шул исәптән бакча мөдире дә эшеннән азат ителгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Актаныш районындагы технология көллиятендә дә “скилет”лар ачыкланган. Анда 2014 елдан алып 2019 елга кадәр 44 студент фиктив рәвештә укып йөргән.

“Бу студентлар хисабына бюджет акчасын киметмәү, премияләр алу күздә тотылган. Кәгазьләр буенча балалар техникумда укый дип исәпләнгән. Ә чынлыкта белем бирү учреждениесенә килеп тә карамаганнар. Әмма кайберләренә дипломнар бирелгән. Алай гына да түгел, стипендия дә түләнелгән әле! Мондый очраклар Чүпрәледә, Апаста да булган иде. Акрынлап кына андыйларны мәгариф системасыннан чистарту бара”, - дип мисаллар китерде министр урынбасары.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте җитәкчесе урынбасарының ялган диплом белән эшләвен ачыклаганнар.

“Моңа бәйле рәвештә, мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләрнең дипломнарының чынмы-юкмы икәнен ачыклау буенча эш алып барыла”, - дип искәртте Рәмис әфәнде.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mgarif-uchrezhdenielre-nindi-skiletlar-yasher

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X