Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнашты
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы кысаларында ел саен үткәрелә торган очрашуларның күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте
ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары»ХVIII форумының пленар утырышында катнашты. Чара Kazan Palace by TASIGO мәйданчыгында оештырылган, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы кысаларында ел саен үткәрелә торган очрашуларның күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте. Ул Россиянең башка регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән татарлар белән багланышларны саклауның һәм үстерүнең мөһимлегенә басым ясады.
Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе – ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев кичә форумда катнашучыларның Татарстанның Түбән Кама районында булулары, анда төбәк икътисадый программасы һәм уңышлы инвестпроектлар мисаллары белән танышулары турында сөйләде. Моннан тыш, бизнесменнар муниципалитет җитәкчелеге белән очраштылар, сәнәгать предприятиеләрендә һәм инфраструктура объектларында булдылар.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар Конгрессының агымдагы эшенә һәм планнарына багышланган күргәзмәне карады. Элегрәк ул Конгрессның киләсе елны үз эшчәнлеге кысаларында Габдулла Тукай елы дип игълан итү инициативасын хуплаган иде. Аерым чаралар татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга һәм татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләренең башка юбилейларына багышланачак.
Чыганак: https://dzen.ru/a/aSbnTlJLY2cM8r19?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев