erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар «Ватсап»ны да «җимерә» башлаган

Казанда яшәүче Гөлназ Габделвәлиевага көннәрдән бер көнне бер-бер артлы таныш-белешләре шалтырата башлый. Телефонны алышка барысы да: «Нәрсә булды? Ул акча сиңа нәрсәгә кирәк?» – дип сорыйлар. Баксаң, «Ватсап»та аларның һәркайсына Гөлназ исеменнән: «Бер үтенечем бар: иртәгә кадәр картама 70 мең сум сум акча күчереп тора алмыйсыңмы? Төшкә кадәр кайтарам», – дигән смс-хәбәр килгән икән. (Ватаным Татарстан, Динә Гыйлаҗиева)

Исәнме юк, саумы юк. Гөлназның кеше белән гомердә дә болай аралашмавын яхшы белгән якыннары аптырашта кала. Акча күчерер алдыннан иң элек үзенә шалтыратып, хәлен белешергә була алар. Мошенникларның яңа алдау ысулын үз җилкәсендә татыган Гөлназның төп башына утыру тарихы әнә шулай башлана.

– Мондый кыен хәлдә калырмын дип күз алдына да китермәгән идем. Башта эшнең нидә икәнен аңлый алмый интектем. Шалтыраткан берсенә: «Миңа акча кирәкми, бар да тәртиптә, мин андый смс җибәрмәдем», – дидем. «Ватсап»та язышу тарихына кереп карасам, дөрестән дә, телефон кенәгәсендә язылган кешеләргә минем исемнән шундый смс-хәбәр киткән. Әмма мин аны җибәрмәдем. Димәк, минем исемнән мошенниклар җибәргән булып чыга. Аларның телефоннан шалтыратып алдауларын гел ишетеп торабыз инде. Хәзер алар «Ватсап»ны да «җимерә» башлаган икән, – ди Гөлназ.

Бәхеткә, аның исеменнән ялган смс-хәбәр алган танышларының берсе дә мошенникларга акча күчерергә өлгермәгән. Аларның берсе бу смс-хәбәргә җавап та язган. Тегеләре исә, ялганнары тотылганны аңлап, ул кызга сүгенү сүзләре белән җавап кайтарган.

– «Ватсап»ны белгечләргә дә күрсәттем. Тикшерә торгач, бу хәлнең ни сәбәпле килеп чыкканын аңыштык. Моннан берничә көн элек телефонга танышымнан «бәйгедә катнашкан сеңлем өчен шушы сылтама буенча кереп тавыш бирче» дигән смс-хәбәр алдым. Эш буенча мондый тавыш бирүләрдә бик күп катнашырга туры килә. Шуңа күрә бу юлы да, аны-моны уйламыйча, сылтама буенча кердем дә тавыш бирдем. Баксаң, бу хәбәр мошенниклардан килгән булган һәм алар мин тавыш биргәннән соң минем «Ватсап»ны «җимерергә» дә өлгергән. Аннары әнә шул смс-хәбәрләрне таратканнар, – ди Гөлназ.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер телефонына ике  пароль белән керә торган бик куйган ул. Дәүләт хезмәтләре порталы, онлайн-банктагы логин-парольләрен дә үзгәрткән. Бу вакыйгадан соң бар нәрсәгә ышанычы беткән чөнки.

Атта да, тәртәдә дә
Гөлназ кебек кыен хәлдә калучылар турында соңгы арада әледән-әле ишетергә туры килә. Күптән түгел шундый ук хәл Чаллыда кабатланган. Билгеле оешмаларның берсендә хисапчы булып эшләүче 52 яшьлек ханым ярдәм сорап язган танышына 44 мең сум акча күчергән. Казандагы вузларның берсендә укыткан мөгаллим исә шул рәвешле 45 мең сум акчасыннан колак каккан.

Дәвамын Ватаным Татарстаннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев