erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерларга социаль ярдәмне яңача исәпли башлыйлар

Дәүләт Думасы депутатлары 29 нчы утырышта моңа бәйле закон проекты кабул итте. Татарстанда пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр көтелә ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

 Моңа бәйле закон проекты бүген ТР Дәүләт Советы утырышында каралды. Депутатларга закон проектын республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәкъдим итте.

Моңа кадәр пенсионер милке хисабында торак өчен булмаган бина яисә бинаның бер өлеше бар икән, ул чагында аңа социаль ярдәм күрсәтүдән баш тарту мөмкинчелеге бар иде. Ягъни пенсиядәге кешенең торагында квадрат метрлары артык күп икән (еш кына ул әлеге дә баягы шул кладовкалар хисабына артып китә дә инде), ул өстәмә ярдәмнән колак кага.

 Бу исемектә  кладовка, яшелчәләр саклый торган урыннар, баскыч мәйданчыкларында урнашкан кладовкалар кергән. Ә гараж һәм машина урыны алар рәтендә саналмаган.

“Бик күп мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, күчемсез милек исемлегенә торак булмаган биналар эчендә урнашкан 15 квадрат метрдан артмаган урыннарны кермәскә карар кылынды”, - дип аңлатты министр ханым. Кыскача әйткәндә, әгәр дә сезнең яшелчәләр саклый торган кладовкагыз яисә башка урыныгыз бар икән, аның мәйданы 15 квадрат метрдан кимрәк булган очракта, сез “бай” пенсионерлар исемлегеннән төшеп калып, адреслы социаль ярдәм ала алачаксыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нишләп 15 квадрат метр гына дип сүз кузгаткан депутатлар да булды. Мисалга, пенсионерның кладовкасы 16 квадрат метр икән, аңа тагын ярдәм булмый дигән сүз бит инде. Әмма Эльмира Зарипова сүзләренчә күп очракта андый мәйданнар 15 квадрат метрдан артмый икән һәм шуңа әлеге күрсәткечкә тукталганнар. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/pensionerlarga-sotsial-yardmne-yaacha-bir-bashlyylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X