erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура аңлата

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 25 маендагы 658нче номерлы карары белән очу массасы 150 граммнан 30 килограммга кадәр булган пилотсыз һава очкычларын исәпкә кую кагыйдәләре расланды.

Исәпкә куелмаган яисә тану билгесе булмаган һава очкычы белән идарә иткән өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 11.5нче маддәсе буенча 2 мең сумнан 2,5 мең сумга кадәр штраф салына.

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 октябрендәге 757 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе төбәкләренең күбесендә пилотсыз һава очкычлары җибәрүне тыю турында карарлар кабул ителде. Шундый ук тыю Татарстан Республикасында да кертелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге хокук акты таләп-ләрен үтәмәгән өчен, әгәр дә бу тәртип бозулар җинаять яки административ җаваплылыкка тартылырлык булмаса, гражданнарга 1 мең сумнан 4 мең сумга, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә 15 мең сумнан 40 мең сумга, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салына. Әлеге гамәлләрне кабатлаган өчен дә җаваплылык каралган.

Арча районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев