erid:2VtzquqpS7d
Путин барлык балалы гаиләләргә яңа төр пособие биреләчәге турында игълан итте
Яңалыклар

Путин барлык балалы гаиләләргә яңа төр пособие биреләчәге турында игълан итте

Киләсе елда балалары булган гаиләләргә пособие түләячәкләр. Бу хакта «Российская газета»хәбәр итә.

2023 елның 1 гыйнварыннан илдә 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие эшли башлаячак. Россия Президенты Владимир Путин социаль-икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә шундый белдерү ясады. 

Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә караганда, киләсе елдан бердәм пособие түләүгә 1,6 триллион сум акча тотылачак. Мондый сумма бер елга исәпләнгән.

Дәүләт башлыгы барлык оештыру мәсьәләләрен, шулай ук пособие исәпләү һәм түләү механизмнарын җайга салырга кушты. 

"Бу карарның практикада ничек тормышка ашырылачагын игътибар белән күзәтеп тору кирәк", - диде Владимир Путин.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-barlyk-balaly-gaillr-chen-yaa-posobie-birelchge-turynda-iglan-itte


Нет комментариев