erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Район башлыгын ришвәт алуда гаеплиләр

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ришвәт алуда шикләнелә, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2022 елда ул коммерцияле булмаган оешма вәкиленнән 1,3 миллион сумнан артык ришвәт алган. Район башлыгы әлеге суммага район объектларында төзелеш эшләре алып бару өчен подряд килешүләре төзүдә фирмага ярдәм күрсәткән. Аның законсыз эшчәнлеген тикшерүчеләр һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә ачыклаганнар. Тикшерү бара.

Татар-информ

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140517/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев