erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разил Вәлиев: "Илсөянең җырларында юктыр ул моң" ("Шәһри Казан")

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова инстаграмдагы сәхифәсендә бөтен җырдан да моң эзләмәскә ант бирүе турында язган иде. Бу уңайдан Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үз фикерен белдерде.

 

“Белмим, бу сүзләрдә күпме хаклык бардыр, ләкин мин бу фикер белән килешә алмыйм. Илсөя үзе турында әйтәдер, үзенең кайбер җырларында юктыр ул моң. Тик шулай да моң бармы, юкмы – теләсә кайсы татар җырында татар аһәңе булырга тиеш. Милли үзенчәлекләребезне бөтен яктан да югалтып барабыз. Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны шактый оныттык. Телебез дә шактый шапшакланды, җырларда рус һәм көнбатыш эстрадасыннан үрнәк алып, үзебезнең үзенчәлекләрне әкренләп югалта барабыз.

Моңы булмаган җырчылар да “без моңлы булырга тиеш” дип әйтсен иде. Моң гел сагыштан гына торырга тиеш түгел, ул кайгыга батып утыру дигән сүз түгел. Моң – татар аһәңе дигән сүз. “Нәрсә ул моң?” дигәч Илһам Шакиров болай дигән иде: “Моң җырда гына чагылмый. Кайвакыт “теге кеше моңланып басып тора иде” дип әйтәләр бит”. Моң – татар халкының рухи халәте. Татар җырында һичшиксез моң булырга тиеш. Татар җырларының 99 проценты – сагышлы җырлар. Ләкин яшәргә телибез икән, без дәртләнергә дә, сөенергә дә, шатланырга да тиеш. Хәтта үлеп барган кешегә дә бит “син үлмисең” димиләр, “син яшисең әле” диләр. Татар халкының теле дә, моңы да бетмәс. Без – мәңгелек халык”, - диде Разил Вәлиев бүген татар журналистлары белән узган очрашуда.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/razil-vliev-ilsyane-yrlarynda-yuktyr-ul-mo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X