erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республикабызның бер районында өч кеше һәлак булган янгыннан соң җинаять эше кузгатылган

Татарстанда Биектау авылында янгында өч кешенең үлеменнән соң «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

«Татар-информ» бүген Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр итте. Янган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр 7 яшьлек малайны коткарган.

Янгын сүндерүчеләр йөз квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгынның беренчел сәбәбе – кыска ялганыш.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев