erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира: «Эт белән мәче кебек аерылышмадык»

Соңгы көннәрдә җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән хатыны Эльмира арасындагы мөнәсәбәтләр турында төрле хәбәрләр йөрде. Эльмира, бу хәбәрләргә нокта куярга теләп булса кирәк, пост язган.

"Дуслар, әзрәк ачыклык кертеп, барлык гайбәтләргә нокта куясым килә.
Без Ришат белән хәзер бергә түгел
Әллә арыдык бер-беребездән, әллә хисләр суынды - төгәл әйтүе авыр, тик бу факт. Аерым яшибез, аерым йоклыйбыз.
Безне кайчак бергә күрүегез дә фәкать ябылып бетмәгән эшләр аркасында гына. Бүгенгесе көндә үз вазифаларымны башка кешегә тапшыру белән мәшгульмен.
Җылы мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык, эт белән мәче кебек аерылышмадык, ни дисәң дә иңне иңгә терәп, утын да, суын да бергә шактый кичтек. 
Ришатка рәхмәттән башка бер сүзем дә юк, хөрмәт итеп яшәде. 
Горурлык күрсәтеп, барлык эшләр белән үзен генә калдырып китергә дә намусым рөхсәт итмәде, чөнки мин аның хатыны гына түгел, әле уң кулы да идем. Мин җаваплы кеше, башлаган эшемне бернигә карамастан ахырына кадәр җиткерәм- шуңа күрә бергә башлаган проектларны бергә тәмамларга сөйләштек. 
"Тормыш булгач бар да була!" диләрме әле? Вәт шул. Безнең өчен борчылмагыз, икебез дә сау-сәләмәт, ә бу иң мөхиме!
Алда ни буласы бер Аллах кулында", дип язган Эльмира үз блогында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев