erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Россия – АСЕАН саммитына килгән лидерларның очкычларын Ка-52 вертолётлары озата

Казанда узучы Россия – АСЕАН саммиты кысаларында чит ил делегацияләре җитәкчеләренең очкычларын Россиянең Ка-52 хәрби вертолётлары озатып бара. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

Казан шәһәрендә Россия – АСЕАН саммиты дәвам итә. Халыкара чарада Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенә кергән илләрнең җитәкчеләре һәм рәсми вәкилләре катнаша.

Саммит кунакларын каршы алу һәм иминлек чараларын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдергәнчә, Казанга килгән дәүләт лидерларының очкычларын Россиянең заманча Ка-52 хәрби вертолётлары озатып бара.

«Лидеров государств, пребывающих на саммит Россия – АСЕАН, сопровождают мощнейшие Ка-52», – дип язды ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, Ка-52 вертолётлары һава киңлеген күзәтү һәм төрле хәвефләргә каршы тору мөмкинлекләренә ия. Алар пилотсыз очу аппаратларын ачыклау һәм нейтральләштерү бурычларын да үти ала.

Россия – АСЕАН саммиты Казанда халыкара хезмәттәшлек, икътисад һәм гуманитар багланышлар мәсьәләләрен тикшерү өчен мөһим мәйданчык булып тора. Чара барышында берничә очрашу һәм сөйләшүләр уздыру каралган.

Чыганак: Татар-информ


Арча хәбәрләре

Нет комментариев