Россия мәктәпләрендә хәрби әзерлек дәресләре укытыла башлый
Россиядә өлкән сыйныфларда укучылар өчен хәрби әзерлек нигезләре дәресе кырда уздырылачак, ә предмет үзе мәҗбүри булачак, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова.
«Мәгариф министрлыгы миңа рәсми җавап бирде, анда «Хәрби әзерлек» предметы мәктәпләрдә укыту өчен мәҗбүри булачак» дип язылган, - дигән Лантратова «Интерфакс» басмасына.
Бишенче сыйныфтан унынчы сыйныфка кадәр хәрби әзерлек нигезләре укытылачак, ә унынчы сыйныфта исә шунды төр дәресләр кыр шартларында уздырылачак, дип аныклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев