erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә ел саен 600 мең инсульт очрагы теркәлә

Инсульт – яшерен генә килеп, һәр дүртенче кешенең ишеген шакырга мөмкин булган куркыныч авыру. Аның беренче билгеләрен белү – коткару юлындагы беренче адым. Чөнки һәр мизгел алтынга тиң.

Инсульттан соң табиблар ярдәме никадәр тизрәк күрсәтелсә, сәламәтлеккә килгән зыян да шулкадәр кимрәк булачак.

Инсультның өч төп билгесе:

Бер як аяк яки кулда көчсезлек хисе;

Йөздә асимметриянең барлыкка килүе;

Сөйләмдә тоткарлык яки аңлаешсызлык.

МКДЦның баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган авыручылар өчен неврология бүлеге мөдире, табиб-невролог Тимур Дёмин әйтүенчә, әгәр әлеге өч билге берьюлы күзәтелсә, 90% очракта бу – инсульт дигән сүз. Ике билге булганда ихтималлык 80%ка кадәр төшә, ә бер генә билгенең булуы да баш миендә кан әйләнеше бозылуы турында 50-60%ка шикләнергә мәҗбүр итә.

"Инсульт шиге туганда, иң беренче чиратта кешедән кулларын күтәрергә сорыйбыз. Әгәр ул бер кулын күтәргән хәлдә тоткарлый алмаса, бу баш мие зарарлануының беренче сигналы. Аннары елмаерга кушабыз – иреннәр кыешайса, бу икенче симптом. Һәм соңыннан исемен әйтергә, телне чыгарырга кушабыз – әгәр кеше сезне аңламый икән, яисә аңласа да теле әйләнми башласа, бу – өченче билге", – дип аңлата табиб.

Статистика күрсәткәнчә, бүгенге көндә Россиядә ел саен 600 мең инсульт очрагы теркәлә, шуларның 19 меңе – Татарстанда. Инсульт кичергән кешеләрнең нибары 8%ы гына бер ел эчендә элеккеге хәленә кайта ала, кызганычка каршы, күпчелек очракта инвалидлыкка китерә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч ангионеврологы Марат Сайхунов билгеләп үткәнчә, республикада инсульт кичергән кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтү өчен 20 кан тамырлары үзәге эшли. Киләсе елда Саба районында тагын бер үзәк ачылачак. Бу исә Татарстанның теләсә кайсы ноктасыннан инсульт кичергән кешене бер сәгать эчендә махсус ярдәм күрсәтү үзәгенә китереп җиткерү мөмкинлеген тудыра. Марат Сайхунов сүзләренчә, инсульттан соң беренче 4 сәгать эчендә табиблар ярдәме күрсәтелгән очракта, тромбны эретүче препарат кертеп, баш миенә килгән зыянны туктатып калырга мөмкин. Шуңа күрә "үзе үтәр әле" дип көтәргә ярамый, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Инсульт куркынычын арттыручы төп факторлар:

Югары кан басымы;

Физик активлыкның түбән булуы;

Дөрес тукланмау һәм артык авырлык;

Тәмәке тарту һәм алкоголь куллану;

Холестерин һәм шикәр күләменең югары булуы.

60 яшьтән узган кешеләрдә инсульт ихтималы югарырак. Әмма бу яшькә җитмәгәннәргә бернинди куркыныч янамый дигән сүз түгел. Баш мие кан тамырларының зарарлануы хәтта балаларда да күзәтелергә мөмкин.

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев