erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Россиядә коронавирусның яңа XEC штаммын йоктыруның беренче очраклары теркәлде

Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулардан интегүче кешеләргә өйдән чыкмаска, үзеңдә хәлсезлек сизгән очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россиядә коронавирусның яңа XEC вариантын йоктыруның ике очрагы теркәлде. Вирусның генетик үзгәрешен даими рәвештә күзәтеп торучы Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр иткәнчә, әлеге очраклар Ростов өлкәсендә һәм Уфада теркәлгән.

XEC варианты Франциядә аеруча киң таралган, анда ул секвенирланган барлык вирус үрнәкләренең 21 процентка якынын тәшкил итә. Шулай ук Германия һәм Бөекбританиядә дә тарала башлады.

Авыру таралган чорда аннан саклану өчен Роспотребнадзор түбәндәгеләрне киңәш итә:

- Шәхси саклану чаралары кулланырга.

- Кулны сабынлап юарга.

- Авыру йоктырган кешеләр белән аралашмаска.

- Бүлмәләрне җилләтергә.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев