erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проекты чараларына чакырды

Татарстан Республикасы Рәисе Казан Кремлендә узган «Татарстанда Җәй» республика проектының яңа сезонына старт бирде

ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә республика халкын «Татарстанда җәй»проекты чараларына барырга чакырды.

"Быел Җәй безнең Татарстанда шәп булачак! Республика халкы һәм кунаклары өчен теләсә нинди зәвыкка кызыклы чаралар әзерләдек. «Татарстанда җәй» проектыннан фестивальләр, бәйрәмнәр, мастер-класслар, концертлар һәм спорт турнирлары. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә!"- дип язды ул.

Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Казан Кремлендә узган «Татарстанда Җәй» республика проектының яңа сезонына старт биргән иде

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/minnixanov-prizval-poseshhat-meropriyatiya-proekta-leto-v-tatarstane-6029405


Нет комментариев