erid:2VtzquqpS7d
Сабан туе ярышларында катнашып сөяк сыну очраклары арткан
Яңалыклар

Сабан туе ярышларында катнашып сөяк сыну очраклары арткан

Сабан туе ярышларында катнашканнан соң Республика клиник хастаханәсенә җитди сынулар белән пациентлар китерелгән. Табиблар республика халкыннан саграк булуларын сорый ("Ватаным Татарстан").

 

Әтнә районыннан Республика клиник хастаханәсенә 33 яшьлек ир-атны китергәннәр. Аның Сабантуйда көрәшкәннән соң аяк сөяге сынуы ачыклана. Хастаханәгә 31 яшьлек хатын-кызны да китерәләр, ул кул көрәше вакытында иңбаш сөяген сындыра. Аларның икесенә дә операция ясаганнар, хәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

https://vatantat.ru/2022/06/84657/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев