erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Социаль хезмәткәрләр өчен «13нче хезмәт хакы» – яңа мотивация чарасы

Бюджет хезмәткәрләренә яңа ел алдыннан «13 нче хезмәт хакы»н кайтарырга тәкъдим иттеләр

Россиядә яңа ел алдыннан бюджет хезмәткәрләренә «13 нче хезмәт хакы» дип аталган түләү традициясен торгызырга кирәк дип саный РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб. Аның фикеренчә, мондый чара социаль өлкә хезмәткәрләренә, бигрәк тә табибларга һәм укытучыларга ярдәм итүнең әһәмиятле формасы булыр иде.

Гриб билгеләп үткәнчә, бу практиканы кире кайтару бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең мотивациясен арттырырга мөмкинлек бирер иде.

«Бу бюджет хезмәткәрләре өчен, бигрәк тә табиблар, укытучылар өчен бик мөһим социаль, стимуллаштыручы чараcы дип саныйм», – дип белдерде ул ТАСС белән әңгәмәдә.

Ул шулай ук «13 нче хезмәт хакын» түләү механизмын закон дәрәҗәсендә беркетергә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, мондый инициатива Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аеруча актуаль була, гаиләләрнең чыгымнары арта.

«Хөкүмәт мондый тәкъдимне хупласын иде», – дип өстәде Иҗтимагый палата вәкиле.

  • СССРда «13нче хезмәт хакы» яки еллык премия ел ахырында яхшы эш өчен бүләкләү буларак түләнә иде. Ул хезмәт өчен түләүнең мәҗбүри өлешенә керми торган иде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев