erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сукыр рус егете Дмитрий Яңа Кенәр Сабантуенда «Киек каз юллары»н җырлап халык мәхәббәтен казанды (»Интертат», Рәмис Латыйпов)

Арча районы Яңа Кенәр авылы Сабантуенда сукыр рус егете Дмитрий Пеговаев «Киек каз юллары» җырлап, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Мөмкинлекләре чикләнгән егеткә җыр җырлаганда ук сәдака бирергә теләүчеләрнең иге-чиге булмады (»Интертат», Рәмис Латыйпов)

Дмитрий шулай ук «Каеннарым сагындыра» җырын да җырлады.

Дмитрий Пиговаевка 18 яшь. Ул Арча районы Югары Оры авылында туган, үзен рус милләтеннән дип саный. Аның әнисе Наталья – чыгышы белән Буа якларыннан, чуваш кызы, әтисе Арнольд – Арча ягыннан, мари кешесе булган. Әнисе әйтүенчә, Дмитрий алдан туа, аппарат астында ята, һәм ни кызганыч – тиешле карау булмау сәбәпле, гомергә гарип кала – сукырая. Диманың язмышы да бик катлаулы булып чыга, балачагында әти-әнисе белән яшәргә язмаган була аңа – ул әтисен югалта, әнисе… Әнисе белән дә аерылырга туры килә, һәм ул балалар йортында тәрбияләнә башлый, Лаештагы күзе күрмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен махсус интернатта укый башлый. Яшүсмер вакытында әнисе Югары Орга кайтып яши башлый, әмма Дмитрий укуын тәмамлаганчы Лаешта укый. Балалар йортында да, интернатта да уку русча гына була, шуңа ул бары тик русча гына белә. Хәзер инде Дмитрий Югары Орыда яши, Сөрде авылы мәдәният йортына йөреп татарчага өйрәнә. Җырларында акцент булса да, ул инде хәзер читенсенми, тырышып өйрәнә, татарча аңлый, гади генә җөмләләр белән сөйләшә дә ала башлаган. 

«Татар җырлары күңелгә якын. Кешеләр дә татар җырларын күбрәк ярата, – ди Дима. – Татар теле миңа акыл, сәләтемне үстерергә ярдәм итә». 

Дмитрий киләчәктә музыка белән шөгыльләнергә, Арчада фатир сатып алырга һәм үзе кебек үк күрмәгән дус кызы Азалия белән тормыш корырга тели. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 – Минем зур сәхнәләрдә татар җырын җырлыйсым, гади тамашачыларны гына түгел, Татарстан Рәисен дә куандырасым килә, – ди Дмитрий.

– Беркайчан авыртмагыз, мәхәббәт, сәламәтлек! – дип теләде Дмитрий.

Мәкаләнең дәвамы һәм видео Интертат сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев