erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыер мае яман шеш китереп чыгарамы?

Америка галимнәре сүзләренчә, сыер мае канда начар холестерин күләмен арттыра, бу – төрле авырулар китереп чыгара.

Алар үсемлек майларына күчәргә тәкъдим итә. Диетолог Лидия Ионова сыер мае чыннан да зыянлымы икәнен сөйләгән. Бу турыда «Вечерняя Москва» яза.

Аның сүзләренчә, эш аерым бер ризыкта түгел, ә кешенең туклану структурасында. Шулай да сыер маенда файдалы әйберләр чыннан да күп түгел. Бу ризыкта туендырылган майлар бар. Ә үсемлек майлары структурасы (зәйтүн, көнбагыш, чикләвек мае) башка төрле – аларда туендырылган майлар урынына политуендырылган омега-3 һәм омега-6 майлы кислоталары була.

«Болар барысы да майлар булуга карамастан, алар бөтенләй бертөрле түгел һәм безнең организмда төрлечә эшлиләр», – ди эксперт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр кеше туендырылган майларны күп кулланса, бу – сәламәтлек белән проблемалар, шул исәптән онкология китереп чыгаруы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/syer-mae-yaman-ses-kiterep-cygaramy-5867699

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев