Татарстан җыелма командасы «Профессионаллар» чемпионаты финалында 12 медаль яулады
Финалда Татарстан Республикасы 9 компетенция буенча катнашты.
Татарстан Республикасы җыелма командасы Түбән Новгородта тәмамланган «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты финалында 12 медаль яулады. Ярышлар 2026 елның 27 маеннан 1 июненә кадәр төп яшь категориясенең 12 компетенциясе буенча узды.
Чемпионат финалы «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» иҗтимагый проекты максатларына туры килә.
Финалда Татарстан Республикасы 9 компетенция буенча катнашты. Делегация составына 24 кеше керде: 9 конкурсант, 9 эксперт-остаз һәм 6 озата баручы. Ярышлар йомгаклары буенча республика вәкилләре индивидуаль һәм команда зачетында нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Шәхси зачетта татарстанлылар өч алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яуладылар. Команда зачетында - бер алтын, биш көмеш һәм бер бронза. Гомумән алганда, Татарстан җыелма командасы дүрт алтын, алты көмеш һәм ике бронза медаль яулады.
Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев