Татарстанда 100 дән артык МХО ветераны кадрлар үзәкләре ярдәмендә эшкә урнашкан
Татарстанда яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында эш табарга теләүчеләрнең 66 проценттан артыгы уңышлы рәвештә эшкә урнашкан.
Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 ел башыннан кадрлар үзәкләренә 154 ветеран мөрәҗәгать иткән. Аларның 102се эшкә урнашкан, тагын бишесе үз эшен ачкан, ә 52 кеше бушлай яңадан һөнәри әзерлек узган.
Ветераннар белән эшләү аерым тәртиптә алып барыла: мөрәҗәгать иткән һәркемгә шәхси карьера консультанты беркетелә. Ул резюме әзерләүдән башлап әңгәмәгә әзерләнүгә кадәр барлык этапларда да ярдәм күрсәтә.
Хәзерге вакытта МХО ветераннары республика предприятиеләрендә автоматик линияләр операторы, машина йөртүче, нефть һәм газ чыгару операторы, эретеп ябыштыручы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һ.б. һөнәрләр буенча хезмәт куя.
Ветераннарны яңадан укыту өчен «Россия эше» платформасында сигез белем бирү программасы тәкъдим ителә. Алар арасында мәгълүматлар аналитигы, ясалма интеллект системалары белгече һәм пилотсыз очу аппаратлары операторы кебек перспектив юнәлешләр дә бар.
МХО катнашучыларын эшкә урнаштыру һәм укыту буенча бу эшчәнлек «Кадрлар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев