erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда +13 градуска кадәр җылы көтелә

Татарстан территориясендә кар һәм бураннар фаразлана, әмма атна уртасыннан явым-төшемсез бик җылы һава торышы урнашачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

31 октябрьдә, яңгыр, буран, бозлавык, томан һәм көчәючән җил көтелә. Синоптиклар шулай ук бозлы яңгыр һәм җепшек кар турында кисәтә. Һава температурасы -5 градустан 0 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары 16 градуска кадәр күтәрелә, ә көньякта 9 градус фаразлана.

1 ноябрьдә циклон көнчыгышка китә башлый. Шуңа бәйле рәвештә явым-төшем ихтималы аз булачак. Томан көтелә, төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1дән +2 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава +7...+12 градуска кадәр җылына.

Пәнҗешәмбе көнне җылы һава торышы сакланачак. Төнлә явым-төшем көтелми, әмма көндез бераз яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә 2дән 7 градуска кадәр һәм көндез 8дән 13 градуска кадәр җылы фаразлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, синоптиклар бу көннәрдә атмосфера басымы үзгәрү мөмкинлеге турында кисәтә.

Якынча мәгълүмат буенча, 3 ноябрьдә +3тән +8 градуска кадәр җылы һәм яңгыр көтелә. Шимбә көнне, 4 ноябрьдә, Татарстанда суыта: төнлә 0дан -2гә кадәр, көндез 0дан +5кә кадәр була.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-13-graduska-kadar-yly-kotela-5878424

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев