erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2023 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 3,6 мең гектар урманнар торгызылган

Татарстанда урманнарны торгызу эшләре быел 3,6 мең гектар мәйданда алып барылды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында үткән киңәшмәдә әйтелде.

 

Киңәшмәдә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман культуралары белән бәйле башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов төп доклад белән чыгыш ясап, урман культуралары сезонында 4 мең гектар мәйданда урман культуралары яңадан утыртылуы һәм киләсе елга утыртылачак культуралар өчен 1,4 мең гектар туфрак участоклары әзерләнүе турында да әйтте.

Бүгенге көндә урман хасил итүче төп токымнарның 11,6 тонна орлыгы җыелган. «Урман орлыкчылыгы объектларында вак яфраклы юкә орлыкларын әзерләү планын үтәү таләп ителә», – дип искәртте Илгизәр Зарипов ведомство карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 2024 елга кадәр 100 процентка җиткерү. Моңа ирешү өчен ике максатчан индикатор билгеләнгән: урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте (процентларда), шулай ук урман янгыннарыннан килгән зыянның акчалата суммасы.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре