erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда 35 градуска кадәр эссе булачак
Яңалыклар

Татарстанда 35 градуска кадәр эссе булачак

Якын араларда Татарстанда янә +30 градустан югарырак эсселек көтелә.

 

 Синоптиклар хәбәренә караганда, чәршәмбе – 26 июльдән кыздыра башлаячак. Бу көнне  көндез термометрның терекөмеш баганасы +25…+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +11…+16 градус. Яшенле яңгыр, секундына 15–20 метрга кадәр көчле җил. Пәнҗешәмбе – 27 июльдә тагын да эссерәк: көндез +29…+34 градус. Төнлә +11…+16. Якшәмбе – 30 июльдә бераз гына салкынча: +29 градус.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә – 28, 29 июльдә эссе һава сакланып, температура +30…+35 градус чикләрендә тирбәләчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар булырга мөмкин.

https://vatantat.ru/2023/07/118285/


Нет комментариев